САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Такси законын камилләштерү: Татарстанда эш дәвам итә

Татарстанның транспорт министры Фәрит Хәнифов Дәүләт Советы утырышында республикада таксилар санының 24,4 меңнән артып китүен әйтте. Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта такси төренә кагылышлы законнарны камилләштерү зарур. Бу турыда «Татар-информ» МА хәбәр итә.

– Такси – уңайлы транспорт, ләкин законны камилләштерү таләп ителә. Без бүген шул юнәлештә эшлибез, – диде спикер.

Министрлыкка узган ел гына да таксистлардан 700 гариза килгән. Шул ук вакытта җәмәгать транспортында пассажирлар агымы арта бара. Пандемиягә кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда, автобуслар 25 процентка күбрәк пассажир ташыган. Еллык үсеш якынча 4 процент тәшкил итә. Ә соңгы биш елда тариф бары тик 6,3 процентка гына арткан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев