Сынап карагыз әле – сезнең өчен Яңа ел сынамышлары!
Яңа елга карата халыкта төрле ырымнар, юраулар яшәп килә.
Әйтик, Яңа ел төнен ничек үткәрсәгез, елыгыз да шулай үтәр; бу көнне бәхетле һәм кәефегез күтәренке була икән, ел сезнең өчен уңышлы булыр. Ә иң киң таралган билгеләрнең берсе – сәгать курантлары суккан вакытта шампанский салынган бокалларны чыңлату. Сәгать курантлары суккан арада сез шампанский шешәсен ачарга, бокалларга салырга һәм эчә башларга өлгерергә тиешсез. Халыкта Яңа елны яңа киемнәрдә каршыларга кирәк һәм ул ел символына туры килергә тиеш дигән ышаныч та яши. Бу ел – уңышлы, акча мул булсын өчен эшләнә. Традицион Яңа ел ризыклары шулай ук уңыш китерәләр диа санала. Күп халыклар аны түгәрәк рәвешендә әзерләү яхшы дип саныйлар. Чөнки ул бер елның тәмамлануын, икенче елның башлануын аңлата.
Язманы сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев