САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шыгайда яшәүче Гыйльфановлар үз гомерләрендә бәрәңгенең йөзгә якын сортын үстергәннәр

Китап сөюче, гомере буе вакытлы матбугаттан аерылмый яшәүче, өстәвенә мичуринчы да Шыгайда яшәүче Караметдин абый Гыйльфанов.

- Үзебез яшәгән дәвердә 74 төрдәге бәрәңге утыртып карадык. Исәпкә алынмаганнарын да кушсаң, йөзгә якын сортны сынап караганбыздыр. Элек аларның төрләре күбрәк иде, хәзер кимиләр. Заказ белән Чиләбе, Камчатка якларыннан да кайтартам, - диде Караметдин абый. 

Бүгенге көндә бакчаларына 17 төрле сорттагысын утыртканнар, тагын өчәү шушы көннәрдә генә почта аша килгән, аларын да җир куенына саласылары бар. Гыйльфановлар бакчасындагы гаҗәеп пөхтәлек, чисталык, тәртип сокландырды. Рәтләргә беркетелгән казыкларга саннар сугылган. Аларны һәвәскәр бакчачы яттан белә. 

- Монысы – “Удача”, “Янка”, “Хозяюшка”, тегендәрәк “Люкс”, “Прайм”, “Гала”, “Горняк”.., - дип санап китте ул, һәм бер дә ялгышмый, хәтере яхшы. 

Бәрәңгенең кайсы ашарга тәмле, кайсының чыгышы әйбәт, я орлыкка яхшы, череккә бирешми, чыдам – барысын да әйтеп бирә. Ә бәрәңгене кышлыкка тышкы базга салганда, камыш җыеп түшәргә кирәк икән, тычкан-күсе килми, ди. Тамыразыкны үрчетү ысулларын да сөйләде Караметдин абый. 

- Бәрәңгенең үзеннән дә борчак-борчак бәрәңге үсә. Җитлеккәч, алып киптерәсең дә, яз көне утыртасың. Ә иң яхшысы – супер элита – орлыктан үсә. Сабактан да бәрәңге үстереп була, - диде ул. 

Шомыртның, карлыганның кызылы да, ирга, чия, слива, алмагачының да берничә төрлесе, чикләвек агачының да быел һәм алдагы елларда утыртылганы бар. Хәтта аларны серкәләндерергә урманнан да чикләвек агачы үсентесе алып кайтып төрткән. 

Реклама

“Белемле меңне егар”, - ди халык мәкале. Күп укый Караметдин абый, шуңа гыйлеме дә ныклы. 

- Заманында 10-15 төрле гәҗит-журналлар алдырган еллар да булды. Хәзер бераз киметтек инде, әмма “Сарман”ны калдырмыйбыз. Ул бөтен гәҗитләрне берүзе алмаштыра ала. Кеше язмышлары, авыллар тарихы, район тормышы – барысы да бар, республика яңалыкларын да язалар, - диде 89 яшен тутыручы Караметдин абый. 

Гыйльфановлар яратып укый торган басмалар арасында бакчачылык белән бәйлеләре дә берничә. 

- “Сөембикә” белән “Гаилә учагы”н китапханәдән алып укыйбыз. Почтальоныбыз Гүзәл бик әйбәт, вакытында пенсияне дә, гәҗитләрне дә алып килә, үзе китапханәдә дә эшли, - дип сүзгә кушылды Фәния апа. 

 Караметдин абый белән Фәния апа хакындагы язманы тулысынча “Сарман” газетасының 19 май саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев