«Студент вакытымны кайтарыр идек», – ди район халкы
25 гыйнварда Россия студентлыгы көне билгеләп үтелә.
Студент булу кеше тормышында иң күңелле, энергиягә бай һәм гүзәл чорларның берсе булып санала.
Үзегезнең шул вакытыгызны исегезгә төшерегез әле. Бәлки, әлеге язманы укучы – әле дә студенттыр. Укырга беркайчан да соң түгел бит. Исемдә: 2008 ел, Алабуга дәүләт педагогия университеты. Мин – беренче курс студенты. Күзем беренче һәм икенче катлар арасында эскәмиядә утырган бабайга төште. Карап торышка, аңа сиксән яшьтән дә кимне биреп булмый иде. «Оныгын көтәдер, кызы я малае шушында эшлидер», – дип уйлап куйдым. Тик соңыннан ачыкланды: зур яшьтәге аксакал читтән торып университетта белем ала икән!
Кызыксынып, Интернет челтәреннән эзләттем: дөрестән дә, Әгерҗе районыннан Габдулла Галиевка ул вакытта 80 яшь булган, күптәннән югары белем алу турында хыялланган. Аның белән бер елны диплом яклаганбыз икән. Кызганычка каршы, 2018 елда ул вафат булган...
Димәк, дуслар, үзегезне уку өчен «карт» дип санасагыз, борчылмагыз, Габдулла бабайдан үрнәк алыгыз. Студентлык, чыннан да, иң күңелле чор ул. Яңа танышлар, тәҗрибә, онытылмаслык хисләр... Әйе, мәктәптә уку да әһәмиятле, тик урта яки югары уку йортларында белем алганда, тагын да аңлырак буласың, дуслыкның кадерен белергә өйрәнәсең, укытучыларга, тормышка башка күзлектән карый башлыйсың. Күпләр үзләренең сөйгән ярларын очрата, хезмәт юлын сайлый. Хәтердә дә күбрәк мәктәп түгел, ә нәкъ менә студент еллары истә кала.
– Әлбәттә, вакытны кире кайтарып булмый. Әмма мондый мөмкинлек туса, студент вакытымны кайтарыр идем. Ул – бер генә бирелә, кадерен белегез, – диде бер танышым.
Күпләр аның сүзләре белән килешер иделәр. Шулай да, тагын бер әйбер искә төшә. 2010 ел, университетта – зур чара. Бездән шактый гына олырак бер егеткә сүз бирделәр. Баксаң, ул икенче тапкыр югары белем ала икән. Читтән торып түгел, көн саен укырга килеп йөреп! «Армиягә бармас өчен, шулай эшләде ул», – дип шаярттылар аның турында. «Студент булу рәхәт бит ул, тагын бер кат шул хисләрне кичерәсе килгәндер», – дип уйлап куйдым мин.
Барлык хәзерге һәм элеккеге студентларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз. Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга!
Рәсем ясалма интеллект ярдәме белән генерацияләнде.
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев