Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Спорт

Спортчыларыбыз җиңүне юлдаш итәләр

Районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп.

Шуның нәтиҗәсе буларак, спорт сөючеләребез район, республика һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә актив катнашалар,җиңүләр һәм  призлы урыннар яулыйлар, районыбыз данын чит төбәкләрдә дә таныталар. Сабантуйда район башлыгы Фәрит Хөснуллин аларда җиңгән һәм призлы урыннар алган спортчыларга Мактау кәгазе һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Район авыл җирлекләре арасында ел саен спартакиада үткәрелә. I урынны алган Мортыштамак, II урынны яулаган Иске Кәшер,  пьедесталның III баскычына урнашкан Илексаз авыл җирлеге дә район башлыгы бүләгенә лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев