Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Спорт

Спорт мәктәбе тренеры укучылары белән горурлана

Агымдагы елның 21-22 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үткәрелде. Анда беренче санлы спорт мәктәбенең Җәлил поселогындагы “Батыр” спорт-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнүче кызлары һәм егетләре дә катнаштылар. Район данын яклаган спортчылар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

- Йөзүчеләр арасында призлы урыннар яулаган һәм алтын, көмеш һәм бронза медальләргә лаек булганнар бик күп. Самат Шәйдуллин, Илина Шәйхетдинова, Ранель Мирханов, Инзил Шәйдуллин берничә төр йөзүдә катнаштылар һәм үз категорияләрендә призлы урыннар алдылар. Аделия Әхмәдиева белән Айзилә Фәттахова – брасс, Динар Бәхтегәрәев белән Айгиз Шиһапов, ирекле стильдә йөзеп, икенче булдылар. Чулпан Ахунова белән Илназ Кәбиров – ирекле стильдә, Ләйлә Фәттахова, Айгөл Рәхимова аркада йөзеп, бронза медальгә ия булдылар. Спортчылар арасында берничә дистанциядә йөзгәннәр һәм уңышка ирешкәннәр булды. Мин үземнең укучыларым белән бик горурланам һәм киләчәктә дә аларга җиңүле финишлар, ныклы сәламәтлек телим, - диде беренче санлы спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Айдар Галиәхмәтов.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев