Сирена тавышы ишетелсә, нишләргә? ГТХМ кисәтә
Татарстанлыларга сирена яңгыраганда дөрес эш итү кагыйдәләрен аңлаттылар, дип яза «Татар-информ» МА.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, өзек-өзек тавышлар яки кычкыртулар «БАРЫГЫЗГА ДА ИГЪТИБАР!» дигән сигналны аңлата. Бу сигнал халыкны куркыныч яки ашыгыч мәгълүмат белән таныштыру өчен кулланыла.
Әгәр сез сирена тавышын ишетсәгез:
-
тынычланыгыз һәм дәшү-кычкыруларны туктатыгыз;
-
тавыш көчәйткечтән сәбәпне аңлатканга кадәр көтегез;
-
яки телевизор, радио кабызып, рәсми хәбәрне тыңлагыз.
Ашыгыч хәбәрдә нинди хәл килеп чыкканы, үзегезне ничек тотарга, кайда барырга кирәклеге турында җентекле сөйләнелә. Бу хәбәр берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
ГТХМ белгечләре шулай ук мобиль телефоннарыгызны да тикшерергә киңәш итә: гадәттән тыш хәлләр системасыннан (РСЧС) яки «Россия ГТХМ» кушымтасыннан килгән белдермәләрне укып чыгыгыз.
Иң мөһиме – алган инструкцияләрне төгәл үтәү, шулай ук алар белән гаилә әгъзаларыгызны, күршеләрегезне һәм якыннарыгызны таныштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев