САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әшрафулла абый һәм Мөзәккирә апа Зариповларга медаль тапшырылды

.

 Бүген район үзәгендә Татар Илеге паркында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Гаилә – гомер чишмәсе” дигән зур чара үткәрелде.  
 Бәйрәмдә Сарман авылында яшәүче, шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләп үтүче, ярты гасыр бергә матур һәм тату гомер кичергән Әшрафулла Шәрифулла улы һәм Мөзәккирә Корбангали кызы Зариповларга алтын туйлары һәм бәйрәм уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. 
 Юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Аларны шулай ук олы шатлыклары белән кызлары – “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе Альбина Сабирова, уллары Салават, онык һәм оныкчыклары, якыннары, гаилә дуслары котладылар, матур теләкләрен җиткерделәр.  Аларга без дә кушылабыз һәм исәнлек-саулык, килер көннәренең тагы да матуррак булуын телибез!

Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев