САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне туган телне яратырга өйрәтәләр

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе - туган халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү.

Шуны искә алып, без дә балалар бакчасында халкыбызның матур сәнгате - театр белән балараны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп куябыз.
Шул уңайдан Сарманның 1нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасында “Театр атналыгы” кысаларында 13-17 февральдә төрле чаралар узды.
Атналыкның беренче көннәрендә театр сәнгате төрләре белән таныштыру булды. “Халык әкиятләре буенча мультпарад” исеме астында татар мультфильмнар каралды.
15 февраль көне Муса Җәлилнең тууына 117 ел максатыннан, шагыйрьнең иҗатына багышланды, шигырләре укылды, әсәрләре буенча ясалган иллюстрацияләр каралды, җырлар җырланды. Калган ике көнне һәр төркем бик оста итеп татар телендә әкиятләр сәхнәләштерде. Театрда катнашучы бала үзен иркен тота, аралашу күнекмәләрен үзләштерә, сѳйләм телен үстерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы арта. Сәхнәләштерү ѳчен сабыйләр хәленнән килерлек һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алырга кирәк. Мәсәлән: "Өч кыз", "Койрыклар", "Карак песи" һ.б.
Театр атналыгында балаларның әти-әниләре дә катнашты. Алар үз балалары белән персонажларга костюмнар тектеләр. Һәр баланың үз роле бар иде, анда алар әкият героена әверелделәр. Үз геройлары мисалында да кыенлыклардан курыкмаска, кыюлык һәм үз-үзенә ышанычсызлыкны җиңәргә өйрәнделәр. Әкият күрсәткәндә музыкаль композицияләр яңгырады. Репетицияләрдә балалар барлык сүзләрне ачык һәм кычкырып сөйләшергә өйрәнделәр. Театральләштерелгән эшчәнлек балаларны яңалыкны кабул итәргә, импровизацияләргә сәләтле иҗади шәхесләр булырга өйрәтә. Бу безнең тәрбияләнүчеләрнең тормышын шатлык һәм көлү белән тулыландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев