САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманның «Ялкын» командасы җиңү яулады

Бүген Мортыштамак авылының Мор күлендә Сарман районы башлыгы кубогына кышкы картинг буенча Көньяк-Көнчыгыш районнары арасында ачык ярышлар уздырылды.

Анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Урыссу, шәhәрләреннән, Башкортстанның Өфе, Октябрьск, Туймазы шәhәрләреннән, Удмуртиядән картингчылар 9 төрле классларда ярыштылар. Нәтиҗәдә гомумкоманда зачетында Сарманның "Ялкын" командасы җиңү яулады. Солтанов Әмир, Лиана Габдрахманова, Артур Заhиров үз классларында шәхси беренчелекне алдылар. Ислам Вагыйзов, Илнар Хәсәнов, Алмаз Мәхмүтов өченче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләргә hәм призерларга район Башкарма комитеты җитәкчесе медаль hәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев