Сарманнан Риф Нуриәхмәтов 62 ел дәвамында район газетасын алдыра
Район газетасын күпләр яратып укый. Сарман авылында яшәүче ветеран-укытучы Риф Нуриәхмәтов та аны күптән алдыра.
– Газета стажым – 62 ел. Районга мин 1964 елда педучилище тәмамлап кайткан идем. Башта Азалак мәктәбендә укыттым, 1967 елдан Сарман мәктәбендә эшли башладым. Соңыннан 15 ел мәгариф бүлегендә методик кабинет мөдире вазифаларын башкардым. Шактый тәҗрибә туплагач, миңа эшнең тагы да җаваплырагын йөкләделәр: Илексаз мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Биредә әлеге «йөк»не 25 ел буе тарттым, яңа мәктәп салырга да туры килде. Лаеклы ялга да шуннан киттем.
Район газетасы белән танышлыгым Сарманга кайткан көннән үк башланды. Башта башкаларга ияреп язылдым, соңыннан үзем кызыксынып киттем. Укытучы кешегә газетасыз булмый да инде, чөнки ул һәр тармак буенча мәгълүматлы булырга, район тормышын яхшы белергә, һәр яңалыктан хәбәрдар булып торырга тиеш. Аның кирәклеге аеруча методик кабинет мөдире булып эшләгәндә күренде. Ул елларда газета битләрендә алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләре турында күп язмалар бастырдык. Шулай итеп, ул безнең өчен тәҗрибә уртаклашу чарасына – өстәл газетасына әйләнде. Кыскасы, тормышта да, эштә дә беренче ярдәмчебез булды.

Бүгенге көндә мин – лаеклы ялда. Ләкин 62 ел дәвамында бер генә тапкыр да газетага язылмый калганым булмады. Районның алдынгы эшче-хезмәткәрләре, өлкәннәр, кызыклы язмышлар турындагы язмаларны яратып укыйм. Аларның геройларының күпчелеге – таныш кешеләр. Башка материаллар да ошый. Җыеп кына әйткәндә, газетада «минеке» булмаган тема юк.
Хәзерге вакытта район яңалыклары Интернет челтәренең күп санлы төркемнәрендә, битләрендә дә бирелә. Мин дә карыйм аларны. Ләкин мин газетаның нәкъ менә кәгазь вариантына өстенлек бирәм, аны кулга алып укуны өстенрәк күрәм. Элегрәк кызыклы язмаларны, кисеп алып, җыеп та бара идем.
Соңгы елларда газета, коллектив эшчәнлегенә күп кенә яңалыклар керде. Мин журналистларның уңышларына шатланам. Билгеле, бүгенге заман – катлаулы. Телевидение, радио, Интернет аша ургылып торган мәгълүмат ташкыны арасында кечкенә дә, төш кенә «Сарман»ыбызның югалып калмавын, аның киләчәктә дә кирәкле һәм кызыклы басма булып калуын телим, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев