Сарманнан Эльвира Андриянова машина йөртергә әтисеннән өйрәнгән
Узган атнада Сарман авылында машина йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи-2026» бәйгесе үткәрелде. Бу чара район өчен матур традициягә әверелде, һәм ел саен ул кызыклырак оештырыла.
Бәйгене оештыруда Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе, шулай ук ДОСААФның район бүлеге катнаштылар.
Ул ике төп этаптан торды. Беренчесендә хатын-кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен күрсәттеләр – аларга В категориясе буенча билет сораулары тәкъдим ителде. Икенче этапта исә алар автошәһәрчек территориясендә машина йөртү буенча практик осталыкларын сынадылар. Бу этапта аеруча кызыклы мизгелләр күп булды, чөнки катнашучылар парковка, гаражга керү, тауда кузгалу кебек катлаулы элементларны башкардылар.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә бәйгенең абсолют җиңүчесе булып Сарман авылыннан Эльвира Андриянова танылды. Ул, ике этапта да югары нәтиҗәләр күрсәтеп, жюри әгъзаларын һөнәри осталыгы, төгәллеге һәм хәзерге юл хәрәкәте шартларында тиз карар кабул итә белүе белән гаҗәпләндерде.
– Таныклыкка 2008 елда ук ия булсам да, ныклап алты елдан соң гына машина йөртә башладым. Әтием үзенә яңа машина алды да, искесен миңа бүләк итте. Аңа мин зур рәхмәтлемен – ул мине йөртергә өйрәтте, алга таба яңа машина алып бирде.
Башта саграк, әкренрәк йөрергә тырыштым. Йөри торгач, тизлекне дә арттыра башладым. Машинада йөрүнең кирәге чыкты – балалар бакчасына да барам, эшкә дә йөрим.
«Автоледи»да иң элек иптәш кыз белән кызыксынып кына катнашкан идек. Шулай итеп, анда көчемне сынап карау минем өчен традициягә әйләнде. Беренче елдан кала, гел урыннар алдым, җиңгәнем дә булды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерәм, машина йөртү осталыгын тагын бер кат тикшерәм. Әтием дә хуплый, «кагыйдәләрне кабатлап тору бик мөһим», ди, – диде җиңүче.
Шулай ук аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде. Алар арасында юл кагыйдәләрен иң яхшы белгән ханымнар, иң оста парковка ясаучылар һәм башкалар да бар иде.
Бәйге җиңүчеләрен һәм призерларын Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе өлкән инспекторы Радик Шәмсиев, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев, шулай ук «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкаручы сәркатибе Айназ Сафина бүләкләделәр. Һәрбер катнашучыга оештыручылар тарафыннан грамоталар, матур чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйге хатын-кызларның да ир-атлар белән бертигез хокуклы һәм оста машина йөртүче була алуларын тагын бер кат исбатлады.
Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев