Сарманлылар “Шәһри Казан” газетасы абунәчеләренең кайгыларын уртаклашалар
Хөрмәтле коллегабыз – көчле журналист, блогер, акыллы киңәшче, бик яхшы җитәкче – “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Рәшид улы Сабиров вафат.
Хезмәтен ихластан яраткан, коллективында зур ихтирамга лаек булган, медиа өлкәсендә олы абруй казанган шәхес һәр абунәчесен яратып, якын итеп, алар белән шәхсән үзе аралашып яшәде. “Шәһри Казан”ны популярлаштыруда, аңа язылучылар санын арттыруда армый-талмый хезмәт куйды.
Без Радик Рәшид улының әти-әнисенең, якыннарының, “Шәһри Казан” газетасы редакциясе коллективының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Коллегабызның урыны оҗмах түрләрендә булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев