Сарманлылар “Чиста урманнар” икеайлыгына кушылдылар
11 сентябрь көнне “Урманнарны саклау” проекты кысаларында республика күләмендә “Чиста урманнар” икеайлыгы игълан ителде.
Аның максаты — урманнарда санитар-экологик иминлекне тәэмин итү. Икеайлыкта урманнарны зарарлы бөҗәк булган ефәк күбәләгеннән, чүп-чардан, ауган һәм черегән агачлардан чистарту, аншлагларны тәртипкә китерү планлаштырылган.
Акциядән сарманлылар да читтә калмады.
— Сарман урманчылыгы карамагында барлыгы 4562 гектар урман бар. Урманнар бездә, Ләке һәм Җәлил урманчылыклары мәйданнарын да кертеп, район территориясенең 6,8 процентын алып тора. Республикада бу күрсәткеч — 17 процент. Сарман урманчылыгы урманнарының 1442 гектары — ылыслы, 1161 гектары — каты яфраклы, 1959 гектары йомшак яфраклы агачлардан тора. Сөенечкә каршы, ефәк күбәләге безнең урманнарда масскаүләм төстә булмады. Әлеге зарарлы бөҗәк күренгән урыннарда — барлыгы 172 гектарда сиптерү юлы белән җир өсте эшкәртүе үткәрдек. Бу көздә әлеге эш Әлмәт урманында башкарылачак. Билгеле, ел дәвамында урманнарны саклау буенча башка эшләр дә эшләнде. «Чиста урманнар» икеайлыгы кысаларында 12 гектар мәйданны черегән, ауган агачлардан чистарттык, 10 гектарда агачларны сирәкләдек, шактый мәйданда яшь үсентеләрне кирәкмәгән агачлардан арындырдык, җитлеккән агачларны кисү өчен, 20 гектарда тикшерү үткәрдек. Агач утыртуга килгәндә, быел Янурыста — 6, Колмәттә 11 гектар мәйданда агачлар утырттык. Бу көздә район Сабан туе җирендә дә 2 гектарда агачлар утыртуны планлаштырдык. Хәзерге вакытта урманнарны янгыннардан саклау буенча да эш дәвам итә. Урманнарда көн саен билгеле маршрутлар буенча рейдлар үткәрәбез. Янгын куркынычсызлыгы режимы, гадәттә, беренче кар яуганчы яки көчле яңгырларга кадәр дәвам итә. Рейдлар агачны законсыз кисүләрне булдырмаска да мөмкинлек бирә. Шуны да искә төшереп үтәм: агачны законсыз кискән өчен зур күләмдә штраф салу һәм агач кисәргә килгән техниканы конфискацияләү каралган. Урманчылык рөхсәтеннән башка бер генә агач та киселергә тиеш түгел. Үземне борчыган тагын бер мәсьәләне күтәрәм — урманнарга ял итәргә килүчеләр үзләреннән соң чүп калдыралар. Урманнарга зыян салу — үз-үзеңә зыян салу ул. Аларны саклыйк: кисмик, яндырмыйк һәм чүпләмик, — диде бу уңайдан Сарман урманчылыгы урманчысы Айрат Вахитов.
Икеайлыкка барлык оешмалар, волонтерлар, студентлар, укучылар һәм барлык теләгән кеше кушыла ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев