Сарманлылар өчен – “Табигать могҗизасы” конкурсы
Көз - мул уңыш чоры. Һәм табигать кайчак безне көтелмәгән сюрпризлар белән гаҗәпләндереп, сөендереп куя. Бәлки, сезнең дә бакчагызда табигать "могҗизасы" - гигант бәрәңге яки помидор, үзенчәлекле, нәрсәне дә булса хәтерләткән башка төр яшелчә, я булмаса безнең яклар өчен бик тә ят булган экзотик җиләк-җимеш өлгергәндер. Шулай икән, бу хактагы...
Көз - мул уңыш чоры. Һәм табигать кайчак безне көтелмәгән сюрпризлар белән гаҗәпләндереп, сөендереп куя. Бәлки, сезнең дә бакчагызда табигать "могҗизасы" - гигант бәрәңге яки помидор, үзенчәлекле, нәрсәне дә булса хәтерләткән башка төр яшелчә, я булмаса безнең яклар өчен бик тә ят булган экзотик җиләк-җимеш өлгергәндер. Шулай икән, бу хактагы фотоматериалларны редакциягә алып килүегезне яки редакциянең электрон почтасына җибәрүегезне көтеп калабыз. Алар янына исем-фамилиягез, яшәгән урыныгыз, кем булуыгыз турында кыскача мәгълүмат та язарга онытмагыз. Без килгән фотоларны яңа гына игълан иткән "Табигать могҗизасы" конкурсы кысаларында газета битләрендә бастырып, сайтка урнаштырып барачакбыз. Конкурска йомгак ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев