Сарманда «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең муниципаль этабы узды
Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Әлеге чара мәктәп белән гаиләне берләштерү, укучыларны тәрбияләүдә ата-аналар комитетларының иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм танытуны максат итә. Бәйгедә катнашкан өч команда «Безнең тату, дус сыйныф!» дип исемләнгән оригиналь визит карточкаларын тәкъдим итте, күргәзмәләр оештырды, иҗади номерларын күрсәтте һәм үз проектларын яклады. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Җәлилнең беренче номерлы урта мәктәбе командасы җиңүче дип табылды. Петровка Завод һәм Зур Нөркәй мәктәпләре командалары исә призлы урыннарга лаек булды. Бу сынау ата-аналарның мәктәп тормышында актив катнашуын, балалар мәнфәгатьләрен һәрвакыт алгы планга куюларын тагын бер кат исбатлады. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм Җәлил командасына конкурсның зона этабында уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев