Сарманда Яшьләр көне гөрли
Бүген район Үзәк ял паркында Яшьләр көне уңаеннан зур чара үтә.
Аның кысаларында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә көрәш буенча ярышлар, пляж волейболы уеннары, гаиләләр арасында эстафета, «Буяулар фестивале» оештырылды, остаханәләр эшләде.
Яшьләрне бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов тәбрикләделәр, алдынгыларга, чара кысаларында оештырылган уеннарда катнашучыларга һәм призерларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Хәзерге вакытта концерт бара, дискотека да оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев