САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яшәүче үзбәк милләте вәкилләре референдумда катнаштылар

«Үзбәкстан Республикасы Конституциясе турында» Үзбәкстан Республикасының Конституция законы проекты буенча референдум 30 апрельдә узачак.

Районыбызның Җәлил поселогында, Ләке, Морбаш, Иске Кәшер, Александровка авылларында яшәүче 12 үзбәк милләте вәкиленә дә анда алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Агымдагы елның 22 апрелендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова белән берлектә алар Азнакай шәһәренең Милләтләр дуслыгы йортында урнашкан сайлау участогына бардылар. Алар Үзбәкстан өчен, илебез өчен мөһим булган яңарышлар кичергән Конституция проекты белән таныштылар, фикер уртаклаштылар, төп законның үз гаиләләре, мәхәллә өчен олы мәгънәгә ия булуы турында әйттеләр. 

Реклама

Татарстан буенча 50 шундый сайлау урыннары оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев