Сарманда халыкка юридик ярдәм күрсәтү көне узачак
20 декабрьдә "Россия юристлар ассоциациясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы игълан иткән Бөтенроссия халыкка юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Бу көнне Сарманда да "Сарман" кинотеатрының конференцияләр залында (2нче кат) "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр халыкны кабул итү оештыра. Анда нотариус, юристлардан бушлай консультацияләр алу мөмкин булачак....
20 декабрьдә "Россия юристлар ассоциациясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы игълан иткән Бөтенроссия халыкка юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Бу көнне Сарманда да "Сарман" кинотеатрының конференцияләр залында (2нче кат) "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр халыкны кабул итү оештыра. Анда нотариус, юристлардан бушлай консультацияләр алу мөмкин булачак. Кинотеатр Ленин урамының 28 нче йортында урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев