Сарманда балыклар күпләп үлә – сәбәбе нәрсәдә?
Бер көнне безгә Сарман авылында яшәүче Даймә Кәлимуллина мөрәҗәгать итте.
– Сарман буасы янындагы күлдә балыклар күпләп үләләр. Шуның сәбәбен ачыкларга иде, – диде актив хәбәрчебез, фотоларын күрсәтеп.


Әлеге сорау белән без Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтүе район (районара) бүлеге начальнигы Нияз Зәйнуллинга чыктык.
– Бу – гадәти хәл. Язгы ташуга әзерлек кысаларында буага көз көне махсус панельләр куела. Шул вакытта күл барлыкка килә, балыклар шунда кереп калалар. Аның тирәнлеге зур булмау сәбәпле, кыш көне боз суның төбенә кадәр ката. Бу да балыкларның үлеменә китерә. Ташу киткән чорда күлнең тирәнлеге тагын да кими. Балыкларны күлдән куып чыгарып булмый бит инде, нәтиҗәдә кешеләр шундый күренешләргә тап булалар, – дип аңлатты ул.



Даймә Кәлимуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев