Бүген Сарман урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен «Парламент сәгате» узды.
Иң элек мәктәпнең җәмгыять белеме фәне укытучысы Рәмилә Гыйльфанова әлеге дәресләрнең әhәмияте, үзенчәлекләре хакында әйтте. Аннан сүз дәрес кунагы - район Советы депутаты Альбина Сабировага бирелде. Ул укучыларга дәүләт хакимияте органнары, структурасы hәм район Советы, даими комиссияләр, депутатлар корпусы эшчәнлеге турында сөйләде.
Нет комментариев