САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман гимназиясенең «беренчеләр»е «Әлифба»ны укып бетерделәр

Бүген Сарман гимназиясендә 1 сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәмнәре - «Әлифба» бәйрәме булды.

“Әлифба бөйрәме – кечкенәләрнең яртыеллык эшенә йомгак ясау ул. Әле кайчан гына кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәннәр иде. Хәзер инде алар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә өйрәнделәр”, – дип котлады аларны укытучылары Гөлнара Һадиуллина. Нәни укучыларны директорның укыту процессы буенча урынбасары Эльза Хәйруллина, әти-әниләре дә тәбрикләделәр. Аннан соң укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: матур итеп җырладылар, биеделәр, берсеннән берсе матур шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев