Сарман гимназиясендә сәнгатьле уку осталары ачыкланды
Бүген “Тере классика” Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.
Ул Сарман гимназиясендә оештырылды. Бирегә мәктәпләрдә уздырылган сайлап алу турыннан үткән сәнгатьле уку осталары җыелган иде. Әдәбият сөючеләр XVIII-XXI гасырлар аралыгында һәм хәзерге заманда иҗат ителгән Россия һәм чит ил авторларының проза белән язылган әдәби әсәрләреннән үзләренә ошаган өзекләрне яттан сөйләүдә ярыштылар. Конкурсның максаты укучыларда уку белән кызыксынуны тагын да арттыру иде. Муниципаль турга 11 укучы узып, шуның 9ы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә Ләшәү Тамак мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ләйлә Шәйдуллина, Сарман гимназиясенең 7 класс укучысы Рамазан Хәертдинов, Петровка мәктәбенең 8 сыйныфында укучы Алия Гыйльфанова җиңүчеләр булдылар. Алар республикада район данын яклаячаклар. Ә республика дәрәҗәсендә җиңгән укучыларны "Артек" лагерена юллама көтә. Алар бәйгенең Бөтенроссия этабында катнашу хокукына да ия булалар. Муниципаль этапта чыгыш ясаган башка укучыларны район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова лауреатлар буларак бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев