«Сарман» газетасы ел медиашәхесләрен ачыклады
Соңгы елларда, Интернет челтәре зур үсеш алу сәбәпле, газета-журналларның популярлыгы кимеде кебек.
Кызганычка каршы, бу язылучылар санында да чагылыш таба. Тик, шулай да, өметсез түгел: бүгенге көндә дә кулына рәхәтләнеп газета тотып укырга яратучылар аз түгел. Шундый абунәчеләребезнең кайберләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, эш мәсьәләләре буенча да аларга даими мөрәҗәгать итәбез.
Алар арасыннан «иң-иң»нәрне сайлап алып, без 2022 елның медиашәхесләрен билгеләргә булдык. Алар белән сезне дә якыннанрак таныштырабыз.
Илнур Салихов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы вазифаларын башкара. Аның хезмәте әлеге бүлек белән генә чикләнми, әлбәттә. Илнур Хәйдәр улын, идарә начальнигы Альберт Шәриповның уң кулы, дисәк тә, ялгыш булмас. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылган нинди генә чара булмасын, ул – аның үзәгендә. Райондагы һәр басуны яттан белә: үсемлек күпме мәйдан били, анда нинди төре утыртылган, кем эшкәртә һәм башкалар. Көндәлек күрсәткечләр буенча сорауларга да оператив җавап бирә. Илнур Салихов өчен «Сарман» газетасы белән хезмәттәшлекнең асылы нәрсәдә икән соң?
- Безнең буын яшь чагында Интернет заманасына туры килмәде, шуңа күрә без газета-журналлар укып үстек. Хәзер дә аларга өстенлек бирәм. Кулга тотып газета укуга җитәме соң инде? Аннан соң, Интернетта яңалык күбесенчә кыскарак вариантта бирелә, ә газетада аны тулырак укырга була. «Сарман»га язылмый калганны бер дә хәтерләмим. Эш буенча да без аның белән даими элемтәдә торабыз, - диде ул.
Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкованы да белмәгәннәр сирәктер. Ул күптәннән инде район юллары иминлеге сагында тора. Алсу Разин кызы нәниләрне һәм яшь буынны гына түгел, кагыйдәләрне бераз «онытып» җибәргән өлкәннәрне дә чын мәгънәсендә тәрбияли. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында аны сагынып көтеп алалар. 2021 елда матбугат үзәгенең Хәниф Хәйруллин исемендәге иҗат премиясенә лаек булды ул.
- Юл иминлеге мәсьәләсе һәрвакыт иң актуаль темаларның берсе булып тора. Безнең профилактика эшендә мәгълүмат чаралары һәрвакыт зур ярдәм күрсәтәләр. Алар халык белән ике арада элемтә булдыралар. Республикада, районда узучы чараларны район газетасы һәм аның сайты аша җиткерәбез, - диде Алсу Ситдыйкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев