САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рус телен алынма сүзләрне чамадан тыш кулланудан саклау турында закон кабул ителде

Дәүләт Думасы рус телен алынма сүзләрне чамадан тыш кулланудан сакларга тиешле закон проектын соңгы укылышта кабул итте.

Документ узган елның октябрь ахырында тапшырылган иде, дип хәбәр итә «Татар-информ»

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге проект «бердәм күпмилләтле дәүләттә Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус теленең берләштерүче ролен искәртә, Россия Федерациясенең дәүләт телен куллану мәҗбүри булган өлкәләрне киңәйтә һәм конкретлаштыра».

Закон норматив сүзлекләр, грамматика һәм белешмәлекләр дигән төшенчәләрне кертә, алар дәүләт теле сыйфатында кулланылган вакытта заманча рус әдәби теленең нормаларын терки.

Рус телендә гомуми кулланышта тиңдәше булмаган һәм аларның исемлеге норматив сүзлекләрдә урын алган алынма сүзләр генә искәрмә булып тора.

Шулай ук норматив акт проектларының рус теле нормалары һәм кагыйдәләренә тәңгәл килүен ачыклау өчен мәҗбүри лингвистик экспертиза үткәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев