РТРЧ – 25 ел: илнең бердәм мәгълүмат киңлеге нигезен ныгытучы предприятие
2026 елның 13 августында «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» (РТРЧ) федераль дәүләт унитар предприятиесе үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтә.
2001 елда Россия Президенты Указы нигезендә оештырылган бу система барлыкка китерүче структура бүгенге көндә 79 радиотелеүзәкне бердәм җитештерү-технологик комплекс буларак берләштерә һәм элемтә өлкәсендә табигый монополия статусына ия. РТРЧ – төбәк теле-радио тапшыручылары өчен төп элемтә операторы, аның стратегик әһәмияте гражданнарның мәгълүмат алу хокукын гамәлгә ашыруга ярдәм итү, шул ук вакытта дәүләтнең оборона сәләтен, куркынычсызлыгын һәм технологик бәйсезлеген тәэмин итү белән билгеләнә. 2010-елларда РТРЧ «Россия Федерациясендә телерадиотапшыруларны үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә дөньядагы иң эре цифрлы эфир телечелтәрен төзи, ул 140 меңнән артык торак пунктта яшәүчеләрнең 98,6% ына түләүсез рәвештә 20 телеканал һәм өч радиостанция алырга мөмкинлек бирә. Предприятие даими рәвештә яңа хезмәтләр кертә, аның инфраструктурасы гражданнарны интернет белән тәэмин итү, мобиль элемтә эшләве, шулай ук гадәттән тыш хәлләр турында төбәк һәм муниципаль хәбәр итү өчен дә кулланыла. Европада һәм Россиядә иң биек корылмаларның берсе булган 540-метрлы Останкино манарасы предприятиенең символы булып кала. РТРЧ-ның коллектив килешүе тармакта берничә тапкыр иң яхшысы дип танылган, аның яңа редакциясе хезмәткәрләргә Хезмәт кодексында каралмаган 30дан артык социаль өстенлек бирә.
2009 елның маеннан Татарстан Республикасы радиотелетапшырулар үзәге (РТТҮ) РТРЧ структурасына филиал буларак керә. Бүген филиал республика халкының 99,3% ын күпканаллы телерадиотапшырулар белән тәэмин итә. Цифрлы челтәр 87 тапшыру станциясеннән тора, алар аша федераль каналлар гына түгел, «Татарстан» ДТРК» төбәк блоклары («Россия 1», «Россия 24», «Радио России» аша), шулай ук «Татарстан-Яңа Гасыр» (ТНВ-Татарстан) региональ телеканалы (ОТР аша) трансляцияләнә. Республика халкының 83,3% ы «Радио России + Радио Татарстана», 62,2% ы «Маяк» радиосы, 62,2% ы «Вести FM» радиопрограммалары белән тәэмин ителә. 2000 елдан бирле филиал «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ программалары өчен аналог челтәр дә булдырган һәм аның эшләвен тәэмин итә. 2012 елның 1 мартында Казанда Россиядә беренче тапкыр DVB-Т2 стандартында 1 нче цифрлы мультиплекс, ә 2013 елның 26 июнендә шулай ук беренче булып 2 нче цифрлы пакет эфирга чыгарылды. 2024–2025 елларда филиал республика территориясендә эфир тапшыргычларын цифрлыга алмаштыру программасын тулысынча үтәде – 1 нче мультиплекста барлык 87 тапшыргыч яңартылды. 2024 елда Радиотелетапшырулар үзәге манарасына медиафасадлы заманча яктырткыч урнаштырылды, хәзер инде ул Казанның визит карточкасына әверелгән. Филиал объектларында 10 Россия һәм төбәк радиокомпаниясе программалары, шулай ук кәрәзле элемтә операторларының 140 база станциясе урнашкан. Филиал базасында телерадиотапшырулар музее эшли, анда ел саен мәктәп укучылары, студентлар һәм республика гражданнары килеп китә. Предприятие берничә тапкыр РТРЧ системасында иң яхшы филиал дип танылган.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин үзенең котлау теллеграммасында РТРЧ-ның сыйфатлы һәм өзлексез телерадиотапшырулар тәэмин итүдә тоткан мөһим урынын билгеләп үтте. Юбилей алдыннан РТРЧ-ның Татарстан Республикасы филиалы коллективы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, республикада телерадиотапшыру чараларын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хатына лаек булды. Филиал директоры Владимир Якимов: «РТРЧ-ның 25 еллыгы – ул бердәм ил мәгълүмат киңлеген булдыру тарихы. Татарстандагы филиал зур системаның бер өлеше генә түгел: без көн саен сигналның һәр йортка, иң ерак авылларга да барып җитүе өчен җавап торабыз. Безнең команданың бу зур һәм мөһим эшкә үз өлешен кертүе белән горурланам», – дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев