Җәмгыять

Рөстәм Миңнехановка Төрекмәнстаннан кыйммәтле бүләк китергәннәр

Төрекмәнстан халкы лидеры, Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов дуслык билгесе итеп Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ике алабай бүләк иткән. >

Бу хакта республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында җиткерде.

Бүләккә алынган этләргә Алабай һәм Аладжа дигән исемнәр бирелгән. Хәзер алар Рәиснең Акдус исемле танылган алабае белән бергә яшәячәк.

«Алабай — Төркмәнстанның милли горурлык символы. Мондый бүләккә лаек булу — безнең өчен зур мәртәбә. Рәхмәт сезгә, Гурбангулы Мяликгулыевич!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.


Нет комментариев