Бүген район мәдәният йортының спорт залында өлкәннәр арасында «Городки» уены буенча ярышлар оештырылды. Аны район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә район ветераннар Советы үткәрде.
Ярышларда 5 команда катнашты. Аларны һәм чараны тамаша кылырга килгәннәрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Якташыбыз - РФ Дәүләт Думасы депутаты Җәүдәт Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров та чарада катнашучыларны бәйрәмнәр белән тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр. Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов тәбрикләгәч, ярышларның баш судьясы Ләззәт Хуҗин уен тәртипләре белән таныштырды.
"Городки" уены тарихы - борынгы рус уенының энтузиастлар һәм нефтьчеләр ярдәмендә икенче тормышка кайтуының ачык мисалы. Аны уйнауларын карап торуы да кызыклы. Өлкәннәр аны зур азарт белән уйнадылар. Нәтиҗәдә Ләззәт һәм Зилә Хуҗиннар җиңүчеләр булдылар. Икенче урынны - Глүс һәм Азия Габдуллиннар, өченче урынны Флорид һәм Галия Мәкъсүтовлар алдылар. Нияз һәм Диләрә Големовлар, Раян Әхмәтбаев һәм Әлфия Закирова да уенчылар Дипломына ия булдылар. Җиңүчеләрне һәм ярышта катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, истәлек бүләкләре тапшырды.
Нет комментариев