Хөрмәтле райондашлар! 6 ноябрьдә республикабызда истәлекле дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу мөһим дата хокук һәм гаделлек принципларын хөрмәт итүче һәркемне берләштерә.
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин район халкына юллаган котлавында төп законның әһәмиятен ассызыклады:
«Барлык райондашларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. Республикабыз Конституциясе кешенең хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде».
Фәрит Хөснуллин үз мөрәҗәгатендә дәүләтчелекне ныгытуда, татар теленең һәм мәдәниятенең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез икәнен билгеләп үтте. Безнең республика – алдынгы технологияләрне кертү, икътисад, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән төбәк. Сарманлылар да үзләренең намуслы хезмәтләре белән республикабыз үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.
Район башлыгы райондашларга үзенең олы рәхмәтен җиткерде:
«Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә, ныгытуга керткән лаеклы өлешегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Бүгенге бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим».
Бәйрәм көнендә Фәрит Хөснуллин барлык сарманлыларга гаилә бәхете, тынычлык һәм яңа казанышлар теләде.
Нет комментариев