Җәлил поселогы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, көнкүрешен һәм мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган очрашулар сериясендә катнаштылар. Проектны район киноучреждениесе гамәлгә ашырды.
Безнең нәниләр хәзер район территориясендә яшәүче халыклар турында күбрәк беләләр. Ярты ел дәвамында алар аеруча күп санлы булган милләтләрнең көнкүрешен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнделәр. Татар һәм руслар белән беррәттән, балалар башкорт, удмурт, мари, чуаш, мордваларның кемнәр икәнлеген белделәр. Шулай ук балалар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы символикасы белән таныштылар, - диде проект җитәкчесе — район киноучреждениесе директоры урынбасары Эльвира Юнысова.
Болар барысы да Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грант ярдәме белән тормышка ашырыла. “Җәлил” кинотеатрының «Кинематография» номинациясендә җиңү яулаган «Күпйөзле Татарстан буенча киносәяхәт» проекты үсеп килүче буында толерантлык һәм үзара хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
- Без балаларда Татарстан халыкларының мәдәни күптөрлелеге турында тулы күзаллау формалаштырырга, төбәкнең этномәдәни традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә һәм мәдәниятара багланышларга әзерлекне үстерергә теләдек. Бу хакта гадәттә мәктәптә сөйли башлыйлар, ә баланың күңеленә игелек, дуслык һәм толерантлык орлыкларын иртәрәк чәчәргә кирәк, - дип саный җитәкче.
Кечкенә баланы озак вакыт нәрсә беләндер мавыктыру авыр, ул ялыктыргыч лекцияләрне һәм озын хикәяләрне истә калдырмаячак. Шуңа күрә киноучреждение коллективы чаралар уздыруның үз форматын эшләгән. Анда яңа белемнәр уен, рәсемнәр һәм мультфильмнар аша җиткерелә.
Һәр очрашу конкрет бер милләт халкына багышлана һәм балаларны аның тарихи ватаны, милли үзенчәлекләре һәм ашлары, көнкүреше белән таныштырудан башлана. Теманы халык әкиятләре мотивлары буенча төшерелгән мультфильм дәвам итә. Шул рәвешле конкрет халык эпосы сурәтләнә. Һәр чара ахырында балаларга милли уен уйнарга тәкъдим ителә. Уеннар, мәдәниятнең бер өлеше буларак, балаларда тизлек, җитезлек һәм тапкырлык үстерергә ярдәм итәләр, - ди Эльвира Сирин кызы.
Россиядә Халыклар бердәмлеге елында әлеге проект аеруча әһәмияткә ия. Без үсеп килүче буынга үзебезнең төрле, әмма бердәм булуыбызны, Россия исемле зур йортта тату яшәргә тиешлегебезне даими күрсәтеп торырга тиешбез.
Альбина Сабирова
Нет комментариев