Районда чираттан тыш утырыш узды
Иминлек

Районда чираттан тыш утырыш узды

Бүген район Советының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Аны комиссия рәисе - район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Комиссия членнарыннан тыш анда прокуратура хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары да чакырулы иде. 

Беренче көн тәртибе буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы Ришат Бәхтиев чыгыш ясады. Ул кичә, ягъни агымдагы елның 6 ноябрендә Яр Чаллы-Сарман автоюлында 30 километрда юл һәлакәте булуын, анда 4 кешенең гомере өзелүен хәбәр итте. Хәзерге вакытта әлеге эш буенча тикшерү бара. Гомумән, автоюлның әлеге участогында быел 10 кеше һәлак булган. Ашыгулар һәлакәткә илтә, хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр. Үзегезне һәм янәшәдәге кешеләрне саклагыз! Юл хаталарны кичерми. 

"Татавтодор" җәмгыятенең Түбән Кама филиалы Сарман участогы начальнигы Нәфис Фәсхетдинов, "Татнефтедор"ның Азнакай автомобиль юллары идарәсе Җәлил участогы начальнигы Илшат Галиәхмәтов юлларны кышкы периодка әзерләү, карап тору барышы турында сөйләделәр. 

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөнәвир улы һәркемне юлларда сак йөрергә, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды, иминлек теләде.


Нет комментариев