САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә беренче мәртәбә космос атналыгы оештырылды

РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 6-12 апрель көннәрендә Россиядә беренче тапкыр космос атналыгы уза. Ул бөтен ил буенча меңнән артык төрле чараны үз эченә ала. Оештыручылар сөйләвенчә, бу чаралар Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында үтә.

Космос атналыгы мәктәпләрдә Бөтенроссия акциясе белән ачылды. 6 апрельдә укучыларга ил космонавтикасының үткәне һәм хәзергесе, шулай ук космонавт һөнәре турында сөйләделәр. Ә 7 апрельдә «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең төп офисе – В.В. Терешкова исемендәге Милли космик үзәк – тарихта беренче тапкыр һәркем өчен ачык фестиваль мәйданчыгына әверелде. Биредә танылган экспертлар чыгышлар ясады, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар оештырылды.

Атналыкның төп вакыйгасы 9 апрельдә «Россия» милли үзәгендә узачак Беренче Россия космик форумы булды. Анда дәүләт, фән һәм эшлекле түгәрәкләр вәкилләре космик өлкәнең актуаль мәсьәләләре һәм киләчәк перспективалар турында фикер алыштылар.

Космос атналыгы шулай ук киң халыкка исәпләнгән башка эшлекле һәм мәдәни-күңел ачу чараларына да бай. Алар арасында гамәлдәге космонавтлар белән туры элемтә сеанслары, космик техника һәм тарихи артефактлар күргәзмәләре, шулай ук кешенең галәмпә аяк басуындагы уңышлары турында сөйләгән нәфис һәм документаль фильмнар күрсәтү каралган.

Сарман районында да космос атналыгына кушылдылар. Аның кысаларында мәдәният йортларында һәм клубларда төрле күргәзмәләр, тематик чаралар оештырыла. Мәктәпләрдә космос темасына багышланган дәресләр, флешмоблар, уеннар үткәрелә, видеоязмалар күрсәтелә, шулай ук күргәзмәләр куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев