САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада кар туктый, +14 градуска кадәр җылыта

Бүген, 11 апрельдә, Татарстанда атмосфера фронты китү һәм антициклон килү сәбәпле, һава торышы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Көндез болытлы күктә аязу күзәтеләчәк. Төнге сәгатьләрдә республика территориясендә кар һәм юеш кар рәвешендәге аз күләмле явым-төшемнәр туктаячак, ә көндезге вакытта сизелерлек явым-төшем көтелми.

Иртәнге сәгатьләрдә, Казанны да кертеп, кайбер урыннарда төннән калган томаннар (күрү мөмкинлеге 500–1000 метрга һәм аннан да кимрәккә кадәр начарлану белән) һәм бозлавык сакланачак. Шул ук вакытта кыска вакытлы кар катламы барлыкка килүе, ә юлларда боз өелеп торуы ихтимал (ТР башкаласында гына бозлавык гына булырга мөмкин).

Төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан секундына 4–9 метр тизлектәге җил фаразлана (төнге секундына 14 метрга кадәр җил көндез басылачак).

Төнлә +1 -4 градус булганнан соң, көндез Татарстанда һава 5–10 градуска җитәчәк, ә кайбер урыннарда +14 градуска кадәр җылыначак.

Районда да шундый һава торышы көтелә. Юлларда сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев