Республикада җил секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, томан төшәчәк
Җәмгыять

Республикада җил секундына 16 метрга кадәр көчәячәк, томан төшәчәк

Татарстанда иртәгә, 7 апрельдә, томан һәм көчле җил көтелә.

Республика Гидрометеоүзәгенең кисәтүенә караганда, 7 апрельдә Татарстанда һава торышы начараячак. Төбәк буйлап төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Шул ук вакытта, көндез дә, төнлә дә кайбер районнарда җилнең тизлеге 15-16 метрга кадәр җитәчәк. Бофорт шкаласы буенча ул «нык җил» дип атала.

Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә район юлларында да сак булырга киңәш ителә.


Нет комментариев