Республикада яңгыр, кар ява, көчле җил исә
Җәмгыять

Республикада яңгыр, кар ява, көчле җил исә

Бүген республикада иртән һәм көндез явым-төшем, юеш кар явуы көтелә. Көнчыгыш районнарда көчле яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр ихтимал, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава 0…+5 градуска кадәр суынаячак. Көндез +2…+7 градус җылылык көтелә, кайбер урыннарда һава +12 градуска кадәр җылына ала.

Районда да шундый ук хәл күзәтелә. Юлларда бик сак булыгыз!

 


Нет комментариев