Республикада яңгыр һәм +17 градуска кадәр җылы булачак
Дүшәмбе, 13 апрельдә, Татарстанда урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә яшен күзәтелә, дип кисәтә республика Гидрометеорология үзәге. Бу турыда «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исә. Аның тизлеге секундына 7–12 метр, ә төнлә һәм иртән урыны белән 15–18 метрга кадәр арта.
Көндез һава +6…+11 градуска җылына, республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән +17 градуска кадәр күтәрелә.
Казан шәһәрендә көндезге максималь температура +7…+9 градус тәшкил итә.
Районда да шундый ук хәл күзәтелә. Һава торышына алданмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев