Республикада бүген яңгыр, карлы яңгыр һәм көчле җил көтелә
Җәмгыять

Республикада бүген яңгыр, карлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Дүшәмбе көнне республикада үзгәрүчән болытлы һава шартлары көтелә. Төбәкнең көнбатыш районнарында карлы яңгыр явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыш җиле юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә, тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән 15-18 метрга кадәр көчәя. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.

Һава температурасы көндез +5...+10 градус, республиканың көнчыгышында +13 градуска кадәр җылытыла.

Казанда да яңгыр көтелә. Төнлә термометрлар +2...+4 градус, көндез +7...+9 градус күрсәтә.

Районда да шундый ук һава торышы көтелә. Җылырак киенеп йөрегез. 


Нет комментариев