САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның “Ел укытучысы” ачыкланды

.

 Бүген Илһам Шакиров исемендәге район сәнгать мәктәбендә “Ел укытучысы-2022” Бөтенрәсәй бәйгесенең муниципаль туры җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова катнаштылар. Бәйгенең “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә җиңүче дип Җәлил икенче санлы урта мәктәбе укытучысы Энҗе Вәлиева танылды. “Педагогик дебют” номинациясендә шул ук мәктәпнең музыка укытучысы Регина Петрякова җиңү яулады. Ә муниципаль турның “Ел укытучысы-2022” исеменә Җәлил беренче санлы урта мәктәбенең биология укытучысы Нәзилә Мостафина лаек булды. Аңа Җиңүче кубогы тапшырылды, һәм ул киләсе елда зона бәйгесендә район данын яклап чыгыш ясаячак. 
- Бу җиңүне көтмәсәм дә, миң аңа омтылып яшәдем һәм эшләдем. Сайлаган һөнәремне, фәнемне, укучыларымны бик яратам. Бигрәк тә хезмәт куйган коллективыма рәхмәтлемен, бу – безнең уртак җиңү, - диде Нәзилә Камил кызы. 
Без аңа алдагы бәйгеләрдә дә уңыш юлдаш булуын телибез. Тантанада “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль туры призерлары һәм лауреатлары да бүләкләнделәр.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев