Быел бəйге онлайн форматта үткәрелгән.
“Татарстан энҗесе – 2020” бәйгесенең финалы 28 декабрь көнне Чаллы шəhəре "Шатлык" яшьлəр үзəгендə узды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, «Татарстан энҗесе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Гөлнара Заһретдинова һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әлфинур Галиәкбәрова дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Быел бəйге онлайн форматта үткәрелгән. Әлеге бәйге физик мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында җиденче ел рәттән оештырыла. 22 яшьлек Айсылу иҗади номер этабында
татар телендә Фирдүс Тямаевның "Ташлап китмə, əнием" җырын башкара. Аңа бəйгедə “Иң нәзакәтле энҗе” титулы бирелә.
Нет комментариев