САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рангазарлылар җирлек тормышына битараф түгелләр

.

 Бүген Рангазар авыл җирлегендә дә халык җыены үткәрелде. Анда катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Айназ Шәрипова җирлектә узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. Рангазарлылар шулай ук агымдагы елга бурычлар да билгеләделәр. “Җәлил” агрофирмасының җитештерү комплексы идарәчесе Равил Әхмәтов агрофирма эшчәнлегенә тукталды. Полициянең участок инспекторы Илназ Бадыйков райондагы, участоктагы криминоген хәл турында сөйләде. Урман мастеры Раушания Хафизова урманнарны саклау, саклык чаралары турында искәртте. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева районның узган елгы социаль, икътисади эшчәнлеген яктыртты. 
 Җыенда катнашучылар җирлек халкының күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Алар өчен җирлек сәнгать осталарының концерты, җирлектә яшәүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт

 Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт