Районга Урман хуҗалыгы министры урынбасары килде
Районда 15 апрельдән янгын куркынычы сезоны башлана. Шул уңайдан бүген район Советының утырышлар залында узган ел урман фонды территориясендә янгын куркынычы һәм урман культурасы сезоннарының ничек үтүенә һәм аларның нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үткәрелде.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, «Азнакай урманчылыгы» җитәкчесе вазифаларын башкаручы Нурия Шәрифуллина, тармак хезмәткәрләре, җаваплы оешмалар вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнаштылар.



Билгеле булганча, районның урман территориясенең бер өлеше Азнакай урманчылыгына карый. Нурия Шәрифуллина үз чыгышында урманнарны саклау буенча безнең районда башкарылган эшләр, агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Рәис Гомәров урманнардагы янгыннар буенча узган елгы күрсәткечләргә тукталды, сезонга әзерлек, урманнарны саклау буенча күрелә торган чаралар, киләчәккә билгеләнгән планнар турында сөйләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Розалия Хөснимәрдәнова район территориясендәге урманнарда уздырыла торган чараларны яктыртты.
Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев