Районда нәсел шәҗәрәләрен барладылар
-
Бүген район мәдәният йортында «Эхо веков» – «Без тарихта эзлебез» республика гаиләләре фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде. Анда районның алты нәселе чыгыш ясады. Гаиләләр иң элек үзләренең гаилә ядкарьләре, традицияләре турында сөйләделәр, буыннан-буынга күчеп килүче милли табын әзерләүгә, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр. Аларның эшләрен мәртәбәле жюри бәяләде. Икенче өлештә чарада катнашучылар сәхнә осталыкларын күрсәттеләр, гаиләнең мәдәнияте белән таныштырдылар. Гаиләләрне һәм чара кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде. Нәтиҗәдә республикада район данын яклау ышанычын Александровкадан Хәлиуллиннар нәселе яулады. Икенче урынны – Җәлилдән Кәлимуллиннар, өченчене Кәүҗияктән Газизовлар алдылар. Каташ Караннан Мортазиннар, Яңа Имәннән Нәгыймуллиннар, Рангазардан Шәйхетдиновлар да уңышлы чыгыш ясадылар. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлек бүләкләренә һәм оештыручыларның Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев