САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда юл хәрәкәте куркынычсызлын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына районда зур игътибар бирелә. Шул уңайдан 7 сентябрьдә район Советында район юл хәрәкәте куркынычсызлын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте.

Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Иң элек 2022 елда районда юл хәрәкәте өлкәсендәге хәл турында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фәнис Әхәтов сөйләде. Аның чыгышыннан соң җаваплы хезмәткәрләр юллар торышы, аларны яктырту, ясалма тигезсезлекләр һәм җәяүле кичүләре булдыру турында сорауларга җавап бирделәр.
Аннан соң сүз «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйковага бирелде. Ул юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның травма алуларын профилактика кысаларындагы чараларга тукталды. Аның чыгышы барышында районның берәр мәктәбендә һөнәри бәйгеләр үткәрү өчен автошәһәрчек булдыру мәсьәләсе күтәрелде.
Утырышта «Хуҗалык тәэминаты» оешмасы директоры Рамил Ризатдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин чыгышлары да тыңланды. Авылдан бер генә бала булса да башка җиргә мәктәпкә йөреп укыса, аңа автобус билгеләнергә тиеш икән. Шул уңайдан безнең районда да яңа маршрутлар ачылыр, дип көтелә.
Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Мөхәммәдиев район үзәгендәге «Бәрәкәт» мәчете янында да җәяүле кичүе булдыруы кирәклеген билгеләп үтте. «Бу турыда социаль челтәрләрдә дә язмалар күренә», - диде ул. Ахырда Фәрит Мөнәвир улы һәр җаваплы хезмәткәргә бурычлар куйды, аларны үтәүне контрольдә тотарга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев