Районда эшмәкәрләрне хөрмәтләделәр
Ел саен Россиядә эшмәкәр көне билгеләп үтелә. Чагыштырмача, ул – яшь бәйрәм. Кануннар буенча, теләгән һәр кеше үзенең эше белән шөгыльләнә һәм үз бизнесын ача ала.
Бүгенге көндә районда 858 кече һәм урта бизнес субъекты эшли, шул исәптән 766 шәхси эшмәкәр, 92 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бар. Районда 234 кибет, 48 җәмәгать туклануы урыны, 50 хезмәт күрсәтү предприятиесе, 2 ваклап сату базары эшли. Кечкенә авылларны көнкүреш товарлары белән “Сарман кулланучылар союзы” кооперативы тәэмин итә.
Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында бүген район эшмәкәрләре өчен бизнес-интенсив үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Ул районның социаль-иҗтимагый тормышында актив эшмәкәрләргә Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Аннан районның эшлеклеләре каршында республикадан килгән спикерлар чыгыш ясадылар. Чара мул ризыклы өстәл артында тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев