САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда эрегән кар астыннан чүп чыга

Табигать – безнең уртак йортыбыз. Без аның һавасын сулыйбыз, суын эчәбез, туфрагында азык үстерәбез. Болар барысы да безнең сәламәтлегебезнең һәм киләчәгебезнең нигезен тәшкил итәләр. Бүгенге көндә аңа куркыныч яный, һәм без аны сакларга бурычлы.

Экологик проблемалар фәнни хезмәтләрдә генә түгел, ә һәрбер көндәлек тормышыбызда да сизелә. Ләкин кайвакытта без бу мәсьәләләрне “зур” һәм “чишелмәс” дип саныйбыз, гәрчә аңа үз өлешебезне кертә алабыз. Кайберәүләр: “Минем көчем нинди генә глобаль проблемаларны хәл итәргә җитәр икән?” – дип уйлый. Бу – дөрес фикер түгел, чөнки һәрбер кеше моңа йогынты ясый ала. Һичьюгы ял иткән урыннарны пычратмасак, су ресурсларына зыян китермәсәк, урамнарны чүпләмәсәк, кечкенә адымнар да зур нәтиҗәләр китерергә мөмкин.

Яз көне, көннәр җылытуга, кар астыннан чүпләр баш калкыта. Көздән калган, кыш көне ташланганы, кояшка үрмәләп, чәчәк “ата”. Ел да 1 апрельдән ике ай дәвамында, әйләнәтирә мохитне саклау мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, экологик культураны үстерү һәм формалаштыру, территорияләрне санитарэпидемиологик һәм экологик таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китерү максатларында, санитар чистарту, яшелләндерү һәм районның торак пунктларын төзекләндерү буенча икеайлык игълан ителә. Быел да аңа старт бирелде. Кайбер җирлекләрдә хәтта аның башлануын да көтеп тормадылар, кардан ачылган җир участокларын чистартып, тырмалап куйдылар.

– Март ахырында ук җирлектә урнашкан оешмалар хезмәткәрләре, шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр үз территорияләрен чистартуга керештеләр. Шулай ук авылларга керү юлы буйларыннан кар астыннан чыккан чүпләрне җыештырдык, кар өемнәрен тараттык. Ни кызганыч, кар эри барган саен, чүп “чәчәк ата”. Җәмәгать, үзебез яшәгән тирәлекне пычратмасак иде. Чистарткан җирдә түгел, чүпләмәгән урында чиста була бит, – диде Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина.

Узган җомгада санитар икеайлыкка барлык авыл җирлекләре һәм оешмалар да кушылдылар. Без дә матбугат үзәге территориясен чистарттык. Өмәләр атна саен дәвам итәчәк. Тәртипне, гадәттә, үз ихатаңнан башлыйсың бит. Шунлыктан һәр җирдә территорияләр тырмалана, карлар таратыла. Паркларны, скверларны да җыештырачакбыз, яшелләндерү эшләренә дә ярдәм итү кирәк, агачлар да утыртырбыз.

Экология – бу сәяси яки икътисади мәсьәлә генә түгел. Бу – кешеләрнең тормыш алымы, көнкүреше, фикерләү ысулы. Һәрберебез үз йортын саклый торган хуҗа булсак иде.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев