САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда «Ел герое» исеменә кем лаек?

Хөрмәтле райондашлар!

Узган ел районыбыз тарихында шактый матур сәхифәләр калдырды, райондашларыбыз төрле изге гамәлләр кылдылар, төрле дәрәҗәдәге уңышларга ирештеләр. Аларның берничәсен искә төшереп үтик әле. Кемне “Ел герое” дип саныйсыз, тавыш бирүегезне үтенәбез. Шулай ук комментарийларда үзегезнең тәкъдимнәрне җиткерә аласыз.

1. Айзилә Сәгыйтова, Сарман гимназиясенең 11 сыйныф укучысы, V Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесе дипломанты;

2. Ләйсән Галиуллина, Сарман гимназиясенең 10 сыйныф укучысы, “ТАРХАН” тарихи-мәдәни конкурсы җиңүчесе;

3. Газинур Гайнетдинов, Сарман аграр көллияте студенты, X “Яшь профессионаллар” Россия Чемпионатының финал ярышларының “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә икенче урын;

4. Әминә Хәйруллина, Иске Минзәләбаш авылы, 90 яшь, Даун синдромлы оныгы Нариманны тәрбияли;

5. Гөлия Хәмидуллина, Сарман авылы, пенсиясенә 25ләп песине ашата;

6. Вәсилә Юнысова, Түбән Ләшәү авылы йөзъяшәр әбисе;

7. Зәкия Шәйдуллина, Карашай Саклау авылының 103 яшьлек хөрмәтле абыстае, легендар шәхесе;

8. Ильяс Хафизов, Мортыш-Тамак авылы, махсус хәрби операция барышында яралануына карамастан, контракт белән хезмәтен дәвам итә;

9. Алмаз Салихов, Сарман авылы, махсус хәрби операциядә катнаша;

10. Илдар Йосыпов, Иске Кәшер авылы, җирле активчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев