Район халкы «Халык контроле»нә еш мөрәҗәгать итә
Саннардан күренгәнчә, Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы халыкның дәүләт власте органнары белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген инде күптән раслады. Күп мөрәҗәгатьләрнең тиз арада хәл ителүләре дә халык өчен бик уңай. Ә узган ел алар үзләренең төрлелекләре белән дә аерылып тордылар. Район Башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы Рамил Гайсин белән узган ел һәм агымдагы елның өч аенда күтәрелгән проблемалар турында сөйләштек.
– Узган ел «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына 276 хәбәр керде, аларның 219ы уңай хәл ителде. 30 мөрәҗәгать буенча эш планга кертелде, 21 е җитди сәбәпләр белән кире кагылды. Агымдагы елның өч ае саннарына килгәндә, заявкалар саны 54 булды, аларның 38е буенча эшләр башкарылды, 5се кире кагылды. Карау стадиясендәге эшләр дә бар.
– Кешеләрне кайсы категориягә караган мәсьәләләр аеруча борчый?
– Иң актуальләре – «Территорияне комплекслы төзекләндерү» (моның буенча 108 үтенеч керде, 86сы хәл ителде, 9 буенча эш планлаштырылды, 13е җитди сәбәпләр белән кире кагылды); «Муниципаль юлларны карап тору һәм ремонтлау» (71 заявка керде, 52се буенча эш башкарылды, 16 буенча планга кертелде); «Юл хәрәкәтен оештыру» (8 заявка керде, 4се хәл ителде, 3се буенча эш планлаштырылды, 1се кире кагылды); «Хуҗасыз хайваннар» (8 заявка керде, барысы да уңай хәл ителде). Коррупция күренешләре буенча мөрәҗәгатьләр булмады.

– Быелгы кыш аеруча карлы булуы белән аерылып торды. Халыктан кергән үтенечләрнең дә күпчелеге, мөгаен, шуның белән бәйледер?
– Әйе, чыннан да, юлларны, машина, хәтта коляска кую урыннарын кар басу очраклары турындагы үтенечләр күпчелекне тәшкил итте. Сарманнан, урам һәм ишегалларын чистартмыйлар, дип яздылар. Авыллардан да, балалар мәйданчыгын, юлларны кар басты, дигән мөрәҗәгатьләр булды. Ә иң күп заявкалар Җәлил поселогыннан керде. Кол Шәриф урамыннан: «Юлларда кар күп, йөреп булмый», – дип яздылар. Юллар тиз арада чистартылды. Җәлил хастаханәсе янындагы машина куя торган урынны кардан чистартуны сорадылар. Бу мәсьәлә дә хәл ителде. Ә Нефтьчеләр урамында коляска белән подъездга менә торган юлны кар баскан булып чыкты. Әхмәдиев урамындагы машина кую урыннарын да кар күмеп киткән. Болар да тиз арада көрәлде. Эшнең сыйфатлы итеп башкарылмау очраклары да юк түгел. Әйтик, шул ук Җәлил поселогында җәяүле юлы трактор белән кардан чистартылганнан соң да кешеләр йөри алмаслык хәлдә калган. «Юл урынына колея ясалган», – дип яздылар. Тракторның машина кую урыннарын бозуы турында да хәбәр керде. Бу кимчелекләр дә тиз арада бетерелде.
– Белүебезчә, районда яшәүчеләрне юлларның торышы һәм башка тармакларга караган проблемалар да борчый?
– Җәлил поселогыннан, юлларны ремонтлата алмыйсызмы, чокыр өстендә чокыр, дип яздылар. Бу үтенечне ремонт сезонына калдырдык. Чөнки кыш көне юлларны төзекләндереп булмый. Урамда караңгы, дигән ике заявка да керде. Алары хәл ителде. Яңа ел алдыннан торак йортларның берсенең подъездына кергән урында кайнар су торбасы тишелде. Аңа тиз арада ремонт үткәрелде. Сарман урамнарының берсендә электр баганасы черегән булып чыкты. Линияләр яңа баганага күчерелде, ә черек багана подряд оешмасы тарафыннан сүтеп алыначак. Сарман урамнарының берсендә чүп контейнеры янына өеп куелган машина тәгәрмәчләре дә алынды.

– Ә нинди үтенечләр кичектерелде?
– Мәсәлән, СанПиН таләпләре нигезендә, торак йортлар янындагы территорияне яшелләндергәндә, торак йорт стеналарыннан ябалдашлары 5 метрга кадәр киңлектә булган агачларның үзәгенә кадәр ара 5 метрдан да ким булмаска тиеш, ә бездә бу таләпләргә туры килмәгән агачлар бар, кисәсе иде, дип мөрәҗәгать иттеләр. Моңа җавап итеп, шуны әйтә алам: территорияне җыештыру май ахырына билгеләнде.
– Авыллардан да заявкалар керәме?
– Илексазның Яшьләр урамында ут юк, дип яздылар, ут булдырылды. Чыршылыдан, күпергә ремонт кирәк, аны киңәйтеп, күтәртеп булмас микән, дигән үтенеч җиткерделәр. Мондый эшләрне башкару өчен вакыт һәм зур суммалар кирәк. Аны дәүләт программасына кертү өчен хат җибәрдек. Күпер эше 2028 елның октябренә кадәр башкарылачак. Рангазар авылындагы Совет урамындагы бер йорт янында юл чокырлы. Аны агымдагы елның сентябрь ахырына кадәр үзара салым акчасына төзекләндерү планлаштырылды. Пробуждение авылына кергәндә балчык юлны яңгыр һәм ташу сулары юа, юл сазга әйләнә, аны үтү бик авыр, вак таш салып булмас микән, дип үтенделәр. Бу мөрәҗәгать тә канәгатьләндерелде.
– Район Башкарма комитеты барлык заявкалар буенча да эш оештырырга бурычлымы?
– Торак булмаган корылмалар алдындагы отмосткалар җыештырылмый, дигән үтенечне канәгатьләндерә алмадык. Бу территория торак булмаган корылмаларның хуҗаларына карый, җыештыру эшләрен дә алар оештырырга тиешләр. Җәлил поселогындагы музыка мәктәбе юлы юнәлешендәге бакчаларга илтә торган юлны да чистарттыруны сорап язганнар иде. Ул юлның да үз хуҗасы бар. Кайчак кергән заявка буенча мәгълүматлар дөреслеккә туры килми. Мондый очракларда үтенечләр кире кагыла.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев