Апрель башында район территориясендә санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде.
Аның кысаларында бөтен җирлекләрдә дә өмәләр үтә. Аларга Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре дә кушылдылар. Башка оешма хезмәткәрләре белән берлектә алар бүлеп бирелгән территорияне җыештырдылар, аны чүпләрдән арындырдылар.
Нет комментариев