Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Хирургия бүлеге шәфкать туташы Резидә Мирзасалихова ярты гасырга якын гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган

Районда сайлаган һөнәрләренә гомерләре буе тугры калып, озак еллар дәвамында медицина өлкәсендә хезмәт куеп, райондашларының хөрмәтен, коллегаларының ихтирамын яулаган табиблар, шәфкать туташлары бихисап. Шундыйларның берсе – ярты гасырга якын хезмәт тәҗрибәсе булган үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Резидә Мирзасалихова.

 

Һөнәргә мәхәббәте балалар бакчасына йөргән вакытта ук барлыкка килә аның. Салиха әбисе тегеп биргән шәфкать туташы сумкасын иңенә элеп, кызчык көн дә бакча балаларының тән температураларын үлчи, бармак-кул, чәч чисталыкларын тикшерә. Бу шөгыль һәр балага чират буенча тиеш булса да, ул аны үзенеке генә итеп кабул итә, сумканы да башкаларга бирәсе килми. Тәрбияче апалары да санитар тикшерү эшләрен күбрәк кечкенә Резидәгә йөклиләр, чөнки аның, үскәч, табиб буласы килә. Татар Карамалысы авылы кызы, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, һич икеләнми, Алабуга медицина училищесына юл тота. Өч ел һөнәри белем алганнан соң, Резидә Ләздәт кызын Казан шәһәренең психологик-неврология диспансерына эшкә җибәрәләр. Нәкъ шул елны яшь белгеч сөйгән ярын – Рангазар авылы егете Шәйхенурны   хәрби хезмәткә озата. Ике ел арада сагыну тулы мәхәббәт хатлары йөри. Солдат кайтып, тагын бер ел очрашып йөргәч, яшьләр өйләнешәләр һәм 1983 елда Резидә апа эшкә Сарманга кайта.

- Мин эшкә килгәндә, хирургия бүлеген Усман Нигъмәтуллович җитәкли, әмма вакытлыча аның вазифаларын Илдус Котдус улы башкара иде. Шулай итеп, мин хирургия бүлегендә хезмәт юлын аның кул астында башладым. Мине яраларны бәйләү кабинетына билгеләделәр. Бераздан бүлекнең смена шәфкать туташы итеп куйдылар, дип искә ала Резидә апа Сарманда хезмәт башлаган елларын.

Тырыш, тынгысыз, эшен төгәл башкаручы хезмәткәр шактый еллар хирургиянең өлкән шәфкать туташы вазифаларын да башкара. Процедура кабинетында эшләгән еллары да күңел җылысын биреп башкарган хезмәт буларак күңеленә кереп кала. Өч ел гомуми-гамәли табиб янында шәфкать туташы буларак, билгеләнгән участок авыруларының сәламәтлеген кайгырта. Аннан янә хирургия бүлегенә кайта һәм бүгенге көндә дә шунда шәфкать туташы булып хезмәт куя.

- Без Илдус Котдусович мәктәбен уздык һәм шуның белән бик бәхетлеләр. Аннан күп нәрсәгә өйрәндек, бай тәҗрибә тупладык. Ул безне нинди генә чакларда да югалып калмаска, төшенкелеккә бирелмәскә, тәвәккәл һәм кыю булырга, һәр ясалган укол, эшләнгән процедура өчен җаваплылык тоярга өйрәтте. Авыруларны хөрмәт итте һәм бездән дә шуны таләп итте, диде ул.

Хезмәт кую дәверендә үзенең остазлары дип Гөлүсә Әхмәтованы белән Фәйрүзә Шириязданованы да саный һәм аларга олы рәхмәтле Резидә апа.

- Дүрт ел Фәйрүзә апа белән бергә наркоз бирү шәфкать туташы булып та эшләдем. Үземнең төп вазифамнан тыш, аңа ярдәм иттем. Беренче сменамны бүгенгедәй хәтерлим: бала тудыру бүлегендә бәби табучы бер хатынкызга операция ясадылар, шунда аңа табиб белән бергә наркоз бирергә туры килде. Гомумән, хирургия коллективы электән бик тату булды. Хәзер дә бер-беребезгә ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшлибез. Бүлек мөдире Урмат  Турдугожоев, табиблар Данияр Жунусов, Уланбек Королиев белән дә эшләве җиңел, авырулар арасында да абруй казаналар, дип дәвам итте сүзен шәфкать туташы.

46 ел шәфкатьлелек өлкәсендә хезмәт тәҗрибәсе туплаган Резидә Мирзасалихова өчен медицина – тормыш рәвеше, яшәү мәгънәсе.

- Аллаһка шөкер, мин гомерем буе, үзем теләп сайлаган һөнәремә тугры калып, яраткан эшемне башкарам. Һәр смена саен хезмәт урынымны, авыруларны сагынып барам. Эш өчен барлык уңайлыкларны тудырган җитәкчеләргә зур рәхмәт. Берәр оныгым минем хезмәт юлымнан китсен иде, дигән теләгем бар иде. Аллаһка шөкер, ул хыялым да тормышка ашты. Оныгым Рузия бүгенге көндә Казан дәүләт медицина университетының беренче курсын уңышлы тәмамлады, тәүге практикасына әзерләнә, – диде ул.

Төп хезмәтеннән тыш Резидә апаны сарманлылар аш-су остасы буларак та яхшы беләләр. Нәрсәгә тотынса да, аның әзерләгән ризыгы искитмәле булып уңа һәм тәмле килеп чыга. “Кош сөте” торты, безе, “заварное”, кош теле, меренга торты, пәхләвә һәм башка бик күп төрле десертлары, табын күрке булып, шактый туй һәм юбилей өстәлләрен бизиләр. Аларны бер тапкыр авыз иткәннәр кабаткабат теләп сыйланалар. Ике кызы, дүрт оныгына да аның пешеренү осталыгы күчкән. Ул бизәгән пар казлар күпме кияү һәм кәләшне кавыштырды инде. Матур гөлләр, аллыгөлле чәчәкләр үстерергә дә ярата Резидә апа. Аның ишегалдын – орлыктан үзе чәчеп үстергән купшы петунияләр, яраннар, бегонияләр, бәрхет гөлләре, тәрәз төбен күп төрле миләүшәләр бизи. Туганнары, дуслары арасында да дәрәҗәсе югары: туган җанлы, игътибарлы, кунакчыл, кешелекле, барысын туплап-җыеп, очраштырып, акыллы киңәшләре, эш-гамәлләре белән ярдәм итеп, үрнәк булып тора ул. Олы хөрмәткә лаеклы әни, үтә дә кайгыртучан әби, кадерле кыз, барлык якыннарына зур терәк ул. Үзенә дә Аллаһ Тәгалә ныклы сәламәтлек насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев