Ләкелеләр «Иганә» буен җыештырганнар
Җәмгыять

Ләкелеләр «Иганә» буен җыештырганнар

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә җыештыру өмәләре уза. Алар барышы белән җирлек башлыкларының, авыл активының социаль челтәрләрдәге статуслары аша күзәтеп барабыз.

"Чистартабыз - чүпләмәгез!", "Үз артыгыздан җыештырыгыз!" кебек чисталыкка чакыру баннерлары элсәң дә, укымаслар кебек тоела. Үзеннән соң hәркем ял иткән урынын тәртипкә салып китсә, мөгаен, бу дәрәҗәдә үк пычранмас иде. Чисталык аны саклаган очракта була бит. 

Ләке авылы тирәсендә дә матур ял итү урыннары бар. Игәнә елгасы буен да күпләр үз итәләр, әмма аны чиста тоту турында гына артык уйламыйлар. 

- Кышка керер алдыннан ел да бер кат җыештырып, тәртип салабыз. Яз-җәй җиткәч, халык ял итәргә чыгуга, чиста булып торсын, - диде Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов. 

Дөрес, чисталык үзебездән башлана бит. Табигатьне саклыйк hәм балаларга да үрнәк күрсәтик, дисәк, ял иткәч, үзебездән соң чүп калдырмыйк, җәмәгать. Бушаган савыт-сабаны, пакет-салфеткаларны үзең белән алып китеп, чүп контейнерларына салырга була, югыйсә. Бу бит әле табигатькә хөрмәт күрсәтмәү билгесе дә булып тора. 

- Бергәләп елга буендагы ярны тәртипкә салдык. Анда нәрсә генә юк?! Ял итәргә яраткач, чиста тотарга да иренмәсәк иде. Матурлык үзебез өчен кирәк бит. 

Өмәдә катнашкан башкарма комитет оешмалары, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Чүпне алып китүдә ярдәм күрсәткән тракторчы Николай Ямашевка аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. 

Чисталык өчен тырышып йөрүчеләрнең хезмәтләрен хөрмәт итсеннәр, чүпләмәсеннәр, үзләреннән соң җыештырып китсеннәр иде, - диде мәдәният йорты директоры Римма Антонова да.


Нет комментариев